+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 18:10

Мартта җылы булырмы?

Әлегә синоптиклар 35 градуска кадәр салкыннар турында кисәтә.

Әлегә синоптиклар 35 градуска кадәр салкыннар турында кисәтә.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкын хәвефле гидрометеорологик хәл турында ашыгыч ревештә кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 21 февральдә төбәк буенча урыны белән һава температурасы төнлә -35 градуска кадәр җитәчәк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген алмашынучан-болытлы һава көтелә. Урыны белән кар ява, юлларның аерым участокларында бозлавык була. Һава температурасы төнлә -24,-29, урыны белән -30,-35 градуска кадәр, көндез -18,-23 градус.

Язның беренче ае, традиция буенча, үзгәрүчән булачак. Башкортстан башкаласында яшәүчеләрне уртача төнге салкыннар һәм 0 градуска кадәр җылыту көтә.

“Гисметео” порталының башлангыч фаразлары буенча, март карлы бураннар да, җылы көннәр дә бүләк итәчәк. Ай уртасында республика халкы һава температурасының сизелерлек күтәрелүен сизәчәк. Термометр баганалары -2 градуска, ә аннан соң 0 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: photosight.ru


Читайте нас: