-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 17:00

"Шүлгәнташ" мәгарәсе кем исемен йөртер?

Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет «Шүлгәнташ» тыюлыгының аңа галим-зоолог, мәгарәдә палеолитик рәсем сәнгатен беренче ачучы Александр Рюмин исемен бирү турындагы башлангыч хакында фикер алышты.

Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет «Шүлгәнташ» тыюлыгының аңа галим-зоолог, мәгарәдә палеолитик рәсем сәнгатен беренче ачучы Александр Рюмин исемен бирү турындагы башлангыч хакында фикер алышты.

Искәртеп узабыз, бу идея җанлы фикер алышулар уятты һәм тыюлыкның рәсми аккаунтында тавышка куелды.

Башкортстан Башлыгы исеменә Совет рәисе, Уфа Биология институты директоры Василий Мартыненкодан хат килде. Радий Хәбиров тәкъдимнәрне бик мәгънәле дип атаган иде.

Иҗтимагый совет әгъзалары галимнең исеме мәңгеләштерүгә лаек дип билгеләде, әмма, урындагы халыкның социаль хәлен һәм тыюлык атамасын үзгәртү белән килешмәвен исәпкә алып, галимнең истәлеген башка ысул белән мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр. Бу уңайдан Иҗтимагый совет берничә тәкъдим кертте:

Александр Рюминга «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы каршында бюст урнаштырырга һәм музей комплексында галимгә һәм аның ачышына багышланган экспозиция оештырырга;

Александр Рюмин гомере һәм Шүлгәнташ мәгарәсенең палеолитик рәсем сәнгате турында монография чыгаруга акча бүлергә. Монография тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан язылган да инде;

«Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы каршында башкорт галиме-фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, борынгы башкорт «Урал батыр» эпосын өйрәнүдә һәм популярлаштыруда төп роль уйнаган Мөхтәр Сәгыйтовка бюст куярга.

Александр Рюмин - Шүлгәнташ (Капова) мәгарәсен тикшерүче, ул якынча 15 мең ел элек ясалган борынгы кешенең рәсемнәрен беренче булып тапкан.

Мөхтәр Сәгыйтов - борынгы башкорт «Урал батыр» эпосын өйрәнүдә һәм популярлаштыруда төп роль уйнаган галим-фольклорчы, ул Шүлгәнташ
мәгарәсе белән тыгыз бәйләнгән вакыйгалар турында яза.

Фото: башинформ
Читайте нас в