+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 21:32

Юл буе сервисы камилләшә

«ИРБИС-БР ягулык компаниясе" җәмгыятенең ике проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.

«ИРБИС-БР ягулык компаниясе" җәмгыятенең ике проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Көн саен Башкортстан автотрассалары буйлап йөзләрчә мең җиңел һәм йөк автомобильләре йөри, шуңа күрә Башкортстан Хөкүмәте алдында юл буе сервисын үстерү бурычы тора. Бу тармак зур инвестицион потенциалга ия генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча да зур эш башкара. Уфа районында М-5 автоюлында хәрәкәтнең төрле юнәлешләрендә тагын ике юл буе комплексы төзеләчәк. Алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 450 миллион сумнан артып китәчәк һәм 80 яңа эш урыны булдырылачак, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

150 миллион сумлык беренче комплекс Автомобиль газ ягулыгы компрессор станциясе, җиңел һәм йөк автомобильләр паркингы, ял итү зонасы төзүне күздә тота. Биредә 25 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Икенче участокта бензин ягулыгы салу станциясе, Автомобиль газ ягулыгы компрессор станциясе, кибет һәм кафе урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук юл сервисы объекты җиңел һәм йөк автомобильләре өчен паркингны да күздә тота. Планлаштырылган штат - 55 кеше.

«ИРБИС-БР» компаниясе Башкортстанда барлыгы биш юл буе сервисы комплексы төзиячәк: аларның дүртесе - Уфа районында, берсе Кушнаренкода. Барлык биш проект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 970 миллион сум, социаль нәтиҗәсе – 170 эш урыны булачак.

Фото: "Глава РБ"


Читайте нас: