+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 февраль 2021, 18:52

Ветераныбыз белән горурланабыз!

Бүген Борай районының Кузбай авыл Советында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Заһит Рәхимҗан улы Әхтәриев бәхетен Кузбай авылында тапкан, сугыш турында хатирәләр, истәлекләрен яшь буын белән бүлешә, файдалы киңәшләрен бирергә ашыга, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Ватанны саклаучылар көнен каршылый. Ул Бөек Ватан сугышы юлларында утны-суны кичеп, фронт юлларын үтеп, туган якларга Җиңү белән әйләнеп кайткан.

Туган илне, изге җирне дошманнардан саклау ир-егетнең бурычы икәнен Заһит абый Әхтәриев кечкенәдән белеп усә. Ул 1926 елның 10 июлендә Кодаш авылында Фатыйма апа һәм Рәхимҗан Әхтәриевларның күпбалалы гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне туган авылында ала. 5нче сыйныфны - Калтасы районының Күгәрчен авылында, ә алтынчы сыйныфны Борай мәктәбендә тәмамлый.
1939 елда Заһит абыйны әтисенең апасы Кемерово өлкәсенең Белово шәһәренә алып китә. Ул вакытта авыл баласы, русча белмәгәнлектән, 7нче сыйныфка бер ел үткәч кенә керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, шәһәр җирендә яшәү авырлашкач, Заһит абый туган якларына кайта. Бу вакытта әтисе белән олы абыйсы Хәкимҗан Бөек Ватан сугышында була инде. Әтисе Җиңү яулап кайтуга ирешә, ә менә энесе Хәкимҗан 1943 елда 20 яшендә Курск дугасы сугышында батырларча һәлак була.

1943 елның 16 ноябрендә буе 149 см, авырлыгы 45 кг булган 17 яшьлек Заһит абыйны Кодаш авылыннан - 5, Кузбайдан 4 егет белән бергә Ерак Көнчыгышка, Япония чикләренә озаталар. Сугыш елларында Туган илебезнең чикләрен саклаган 75 кешене Туганнар каберлегендә җирләүне ачынып искә ала бүгенге көнне ветеран. Заһит Әхтәриев япон самурайларына каршы сугышларда батырлыклары өчен “Кореяны азат иткән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, юбилей медальләре дә бихисап аның.

1950 елда Заһит абый Әхтәриев туган якларына кайта. Шул ук елны Нәфисә исемле яшь, чибәр кызга өйләнә, алар гаиләсендә акыллы, тәрбияле, эш сөючән, белемле ике кыз һәм ике ул усә.
Сугыштан соң Заһит Рәхимҗан улы тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итә, аңа җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшыралар. Заһит абый һич кенә дә тик торырга яратмый: бакчасында җиләк-җимеш үстерә, йорт тирәсен төзекләндереп тора. Авылдашларына акыллы кинәшләрен бирә, авыл мәчетенә йөри, һәр эшнең серенә, җаена төшендерә. Аның сугыш хатирәләренең һәр сүзен игътибар белән тыңлыйбыз. 2015 елда ул 90 яшьлек юбилеен Борай авылы кафесында балаларын, туганнарын, оныкларын, авылдашларын, дусларын җыеп үткәрде.

​Заһит абый Бөек Ватан сугышы елларын лаеклы үткән. Сугыш үткән төбәкләрдә аның да батырлык эзләре уелып калган. Без көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел ветераныбыз Заһит Рәхимҗан улы белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлап, аңа ныклы тазалык, шатлыклар, алдагы көннәрдә дә бәхетле булуын телибез.
Рәхмәт сезгә, ветераннар! Бөек Җиңүдә сезнең өлешегез чиксез! Сез күргәнне инде безгә, безнең балаларга күрергә язмасын!

Роза Габделхакова.
Борай районы, Кузбай авылы.
Фото: Роза Габделхакова.
Читайте нас