Минем әтием Насыйбуллин Мәгънәви Тимерхан улы - тыл ветераны, хәзерге көндә - Бөек Ватан сугышы ветераны. Әткәйләр гаиләсенә сугышның ачысын татырга туры килә. Авылдагы ир-атлар 1941 елда сугышка, илне сакларга, Ватанны якларга киткәннәр.
Әтием Насыйбуллин Мәгънәви Тимерхан улы 1932 елның 17 июлендә Борай районының Кузбай авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Аның бер энесе һәм сеңлесе була. Әтиләрен - Мусин Тимерхан Насыйбулла улын һәм туганнарын - Мусин Тимерҗанны Туган илебезне сакларга озаткач, әткәй бала гына булуына карамастан, әниләре Фәрзәнә нәнәйгә ияреп, басуга эшкә чыга, булышып, тормышның, сугышның ачысын татып үсә. Белеме - 4 сыйныф. 5нче сыйныфка укырга баргач, мәктәп директоры Сөләйманова: “Эштән качып килдең мени? –дип сорагач, әткәй, оялып, икенче көнне укырга бармыйча, эшен дәвам иткән.
1941 елның декабрендә зурәтәй Мәскәү янында барган сугышка эләгә. Уң кулбашы яралангач, зурәтәй сул кулы белән хат язганын әткәй хәтерли. 1942 елның мартында зурәтәебезнең үле хәбәре килә. Ваныш авылыннан бер кеше безнең авылга килеп, зурәтәебезнең исән булуын, аның каты яралануы турында сөйләгәнен авылдашларыбыз хәтерли.
Нәнәебез Фәрзәнә, балалары ач-ялангач булмасын, дип, көне-төне колхоз эшенә йөргән, үзенең көчен авылны саклап калуга биргән.
Әткәй беренче бала булганлыктан, малай кеше нык булырга, бер нәрсәгә дә бирешмичә, авырлыкларны җиңәргә тиеш дигән уйлар белән үсә һәм ныгый. Әтисен һәм туганнарын Бөек Ватан сугышында югалту белән килешәсе килмәсә дә, түзәргә туры килгән.
Әтием бик куп еллар колхозда эшли: җәй айларында - комбайнда, ә кышын фермада маллар, бозаулар карый. Лаеклы ялга туктагач та, ул авыл ветераннары белән бергә авыл зиратларын төзекләндерү өмәләренә йөри, зират эчен үләннәрдән чистарта, авылдашларны соңгы юлга озатканда зиратта урын билгеләп күрсәтеп бирә. Әткәй һәр елны сугыш турында кинолар карап, әтисен уйлап, әтиләре сугыштан исән кайткан булса, тормышлары да яхшырак, җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйдыр. Үзебез үскән чакта кинофильмнар караганда үзем дә: “Эх, зурәтәй исән булып, кайтып кермәсме? Бәлки, исәндер әле?" – дип, ышанасы килә иде.
Әткәйнең сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләгәннәреннән чыгып, безгә тыныч тормыш бүләк иткән батыр, көчле, сынмас рухлы буын кешеләре белән мин горурланам. Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын. Гел шулай елмаеп, үзара тынычлыкта дус-тату яшәсәк иде.
Әткәй күп еллар туган авылы колхозында эшләгән өчен медальләр, грамоталар белән бүләкләнгән. Хөкүмәтебез ветераннарга хөрмәт күрсәтә, льготалардан файдаланалар.
Хәзер әткәйгә 88 яшь. Безгә, 4 баласына, оныкларына үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Мин әткәйгә тыныч, таза картлык телим.