21-25 февральдә Дубай шәһәрендә 26нчы Халыкара кунакханә-ресторан өчен продуктлар, эчемлекләр, җиһазлар күргәзмәсе үтә. Башкортстаннан дүрт компания күргәзмәдә үз продукциясен күрсәтәчәк. «Столыпино» җәмгыяте - сублимацияле җиләкләр, «Дары Башкортостана» предприятиесе - бал продукциясе, «Башкирский бройлер» ИК» җәмгыяте - инкубация йомыркалары һәм «Плоды Урала» җәмгыяте чәй продукциясе белән чит илдә республиканы таныта.
Gulfood - дөньяда иң эре һәм иң йогынтылы еллык күргәзмә. Биредә азык-төлек сәнәгате һәм моңарчы күрелмәгән эчемлекләр җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Чара биш көн дәвам итә.
Мондый чараларның республика өчен зур әһәмияткә ия булуын сөйлисе дә юк. Башка илләр белән бәйләнеш булдыру безнең төбәкнең танылуына һәм арытаба үсешенә зур йогынты ясый.
Фото: krasnokamskiezori.rbsmi.ru