Аз гына түзегез.
Бу кыш салкыннары белән аптыратты. Төнлә һәм иртән температура -35, -40°га кадәр төшә, көндез термометр баганалары тотрыклы рәвештә -20, -25°ны күрсәтә.
"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, якындагы өч көндә дә шундый ук һава торышы сакланачак, шул исәптән бүгенгесе дә. Ләкин җылытуны озак көтәргә туры килмәячәк.
Якындагы шимбәдә, 27 февральдә үк, республикада һава температурасы кискен күтәрелә: төнлә -19°, көндез -3°ны вәгъдә итәләр.
Озак көтелгән җылылык белән бергә төбәккә көчле кар ишеләчәк. Моннан тыш, тизлеге секундына 15 метр тәшкил итәчәк көчле җил фаразлана.
Фото: miasskiy.ru