Ә нигә кабинетта түгел? Баксаң, ул башкаларны да эш кәнәфиеннән торып басып, урамнарга чыгарга, йорт ишегалларына барырга өнди.
"Бүген Радий Фәритовичка дүшәмбе көнне планлаштырылган гадәти оператив киңәшмә урынына контейнер мәйданчыкларын тикшерү өчен планлаштырылмаган чара тәкъдим иттем, - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Без атнаның беренче эш көнендә сәгать 10нан оперативкада утырырга күнектек. Бүген әлеге вакытны эшнең ничек баруын үз күзләребез белән күрүгә багышларга булдык. Безнең йөкләмә буенча урыннарда шундый ук тикшерүне муниципалитет башлыклары да үткәрде, алар соңрак үз нәтиҗәләрен күрсәтәчәк.
Ленин урамындагы 150 һәм 152нче йортлар ишегалдындагы хәл мине бик борчыды. Анда чүп-чар баклары шыгрым тулы иде. Сәгать 11гә якынлаша, ә бит биредә калдыкларны график буенча иртәнге 7дә чыгарырга иде. Ачыкларга кирәк, бу бер тапкыр гына шулай булганмы яки системалы рәвештәме. Биредә яшәүчеләр белән аралаштым. Алар сөйләвенчә, мондый тоткарлыклар биредә даими булып тора. Кайчагында чүпне кичкә кадәр чыгармыйлар. Бирегә төбәк операторын һәм район башлыгын да чакырттык. Беренчесенә - бу эшне җайга салырга, икенчесенә чүп чыгару графигын контрольдә тотуны катгыйландырырга куштым. Монда тагын бер кат киләчәкмен, дидем. Әгәр хәл яхшырмаса, төбәк операторын алыштырачакбыз.
Биредә яшәүче халык чүп баклары җитмәвен сөйләде. Биш йортка алар нибары дүртәү генә. Алар бик тиз тула, шуңа күрә халыкка калдыкларны җиргә салырга туры килә. Җил боларның барысын да ишегалдына тарата. Шунда ук балалар уйнап йөри. Болай булырга тиеш түгел. Төбәк операторы белән бүген кичкә кадәр алар биредә өстәмә ике контейнер урнаштырачаклар дип килештек.
Үземә йорт янындагы чүп-чар бакларының түбә астында тормавы ошамады, тирә-юньдәге территория дә шыксыз. Яңгыр ява икән, чүп-чар җебек хәлгә киләчәк, ис таралачак. Мондый чүплек белән янәшә яшәүне уңайлы дип атарга тел әйләнми. Җылыткач, монда барысын да әйбәт кыяфәткә китерербез. Баклар өстенә янкорма урнаштырачакбыз. Бар да заманча материаллардан булачак.
Мондый эшне конкрет бер йорт ишегалдында гына түгел, гомумән республика буенча да үткәрергә куштым. Һәр, хәтта иң ерак торак пунктта да барысы да яхшы оештырылырга тиеш - чүп-чарны вакытында чыгарудан башлап, тирә-юньне төзекләндерү эшләренә кадәр. Кешеләр фермада түгел, ә яхшы урында яшәүләрен белсен. Безнең бурыч - илдә иң уңайлы төбәк төзү. Моның өчен безгә, шул исәптән, «чүп реформасы»на кагылышлы якларда да иң яхшысы булырга кирәк. Моның өстендә эшлибез дә.
Барыгызга да сәламәтлек!
Фото: "Правительство РБ"