Башкортстанда Сибай медицина округының ашыгыч ярдәм бүлекчәләре берләшәчәк.
2021 елның гыйнварыннан Сибай медицина округының ашыгыч ярдәм бүлекчәләре берләштереләчәк, ә Сибай үзәк шәһәр дәваханәсе базасында бердәм диспетчерлык үзәге төзеләчәк. Берләшмә Баймак, Акъяр, Зилаер дәваханәләренең 150дән артык хезмәткәренә кагылачак, дип хәбәр итә Башкортстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының матбугат хезмәте.
"Профсоюз позициясе - берләшү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшен югалтырга тиеш түгел, ә аларның ташламалары һәм гарантияләре дәрәҗәсе сакланып калырга тиеш, — дип аңлатты сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин. — Яңа кабул ителгән хезмәткәрләрнең отпусклар графигына индивидуаль мөнәсәбәт тәэмин ителергә тиеш. Алар шулай ук Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең коллектив килешүендә каралган ташламалардан файдаланачак".
Сибай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Нәдергулов сүзләренә караганда, берләшкәндәге мөһим бурыч — коллективларны саклап калу, барлык бүлекчәләрнең җайга салынган бәйләнешен тәэмин итү.
Ел башыннан бирле ашыгыч ярдәм бүлекчәләре Дуван һәм Нефтекама медицина округларында кушылган. Гыйнвар аенда шулай ук Белорет округында берләшү процессы тәмамланырга тиеш.
Баймак һәм Сибай дәваханәләренең ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләре коллективлары белән очрашу вакытында күчмә бригадаларның хезмәткәрләренә профсоюзларның «иминият» сертификатлары тапшырылды. Башкортстан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә производствода бәхетсезлек очракларында матди ярдәм программасы сентябрьдән тормышка ашырыла. 2500дән артык сертификат бирелгән, программа кысаларында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы Салават шәһәр дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшерларына беренче түләүләрне башкарган.
Фото: bashinform.ru