Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте Президиумы утырышы үткәрде, анда гадәттән тыш хәлләр яки табигый бәлаләр аркасында тораксыз калган гражданнарга дәүләт торак сертификатларын бирү тәртибе расланды.
– Әлеге дәүләт ярдәме федераль дәрәҗәдә каралган һәм федераль бюджет акчалары хисабына күрсәтелә, – дип аңлатты Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. – Без читен хәлдә калган кешеләргә республиканың Дәүләт торак фондыннан торак урыннары бирергә яки аны алу өчен социаль түләү бирү мөмкинлеген карарга тиеш.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сертификатны "Башкортстан Республикасының торак программаларын тормышка ашыру идарәсе" дәүләт казна учреждениесе бирәчәк, ә сертификатның гамәлдә булу срогы бер елга билгеләнәчәк, дип аңлатты.
– Элек бездә бу мәсьәлә бөтенләй җайга салынмаган иде. Хәзер, әлеге программа ярдәмендә тәртип тә урнаштыра алабыз һәм тагын да нәтиҗәлерәк эшләячәкбез, – дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.
Фото: "Глава РБ"