Бу хакта көч струтураларына якын булган телеграм-канал хәбәр итә.
Русиянең "ВЧК-ОГПУ" телеграм-каналында үз чыганакларына сылтама белән шул хәбәр ителә: Венада Русия ягы соравы буенча Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов кулга алынган.
«Без әлегә бу мәгълүматларның дөреслеген тулысынча расламыйбыз, һәм безнең чыганак көч структураларының берсендә бу факт турында безгә тулы ышаныч белән хәбәр итте», — дип яза "ВЧК-ОГПУ".
Урал Рәхимов Австриядә яши. Русиядә аңа карата Җинаять кодексының 160 («алдан сүз куешып, бер төркем кешеләр тарафыннан, хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә чит милекне урлау») һәм 174 («җинаятьчел юл белән акчаларны яки башка мөлкәтне легальләштерү») мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Урал Рәхимов алты ел элек халыкара эзләүгә игълан ителгән иде. Русия Австриягә Рәхимовны тапшыру турында үтенеч белдергән инде, әмма элегрәк моның нәтиҗәсе булмады, дип хәбәр итә "Башинформ".
Исегезгә төшерәбез, Урал Рәхимов - «Башнефть» компаниясенең элекке генеральный директоры, 2003-2010 елларда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. Башкортстанның беренче Президенты улын «Башнефть» акцияләрен үзләштерүдә һәм легальләштерүдә гаеплиләр.
Алты елга якын Русия ягы Австриягә Урал Рәхимовны бирү турында үтенгән, әмма бернинди җавап та килмәгән. Соңгы көнгә кадәр Австрия Рәхимовны бирүдән баш тартты.
Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов гаиләсендә Урал Рәхимовның кулга алынуы һәм Русиягә экстрадициясе турындагы мәгълүматны кире кагалар, дип хәбәр итте гаиләгә якын мәгълүмат чыганагы.
"Без Урал белән даими элемтәдә торабыз", — дип хәбәр итә туганнары.
"Башинформ" агентлыгы Урал Рәхимовның кулга алыну һәм Русиягә экстрадицияләү мәсьәләләре буенча хокук саклау органнарына һәм рәсми ведомстволарга запрослар җибәргән.
Аерым алганда, рәсми запрослар Русия Генераль Прокуратурасына, Русия Чит ил эшләре министрлыгының Австриядәге Генераль консуллыгына, Русия Чит эшләр министрлыгына, Интерполга, Юстиция министрлыгына һәм ФСБга җибәрелгән.
Фото: Башинформ