+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Февраля 2021, 09:30

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Әлеге сәгатьләрдә Уфада “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе уза.

Әлеге сәгатьләрдә Уфада “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе уза.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
Чара башланганда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзен җиткерде.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма дәүләт власте органнарының һәрдаим ярдәмен тоеп эшли. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.
- Дүртенче отчет-сайлау конференциясеннән соң узган еллар эчендә безнең оешма бер гаилә кебек зур команда булды! Бик күп чаралар уздырылды. Иң мөһиме - күп еллар дәвамында Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл кую буенча зур эш башкардык, дәүләт һәм башкарма власть органнарына мөрәҗәгать иттек. Һәм менә безне ишеттеләр - 2019 елның апрелендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданда халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды, — диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева. - Без оешма эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре, меценатларга үзара ышаныч һәм партнерлык нигезендә уртак эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерәбез.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас