Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика идарә итү үзәгенең яңа бинасы төзелеш мәйданчыгында булды.
6 000 квадрат метр мәйданлы өч катлы заманча корпусны алдынгы технологияләр буенча төзиләр. 27 февральгә биредә конструкцияләрне, шулай ук эчке коммуникацияләрне монтажлап бетергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан сынау төбәкләренең берсенә әверелде, республикада Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Мәскәү өлкәсенең халык мөрәҗәгатьләре һәм аларның аналитикалары белән эшләү тәҗрибәсе гамәлгә ашырыла.
Республикада Төбәк белән идарә итү үзәге 2020 елның 19 ноябрендә Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе базасында эшли башлады.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров яңа бинада шулай ук Республика үсеш корпорациясе эшләячәк, дип билгеләде. Бу инвесторларга бизнесны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле һәм актуаль мәгълүматны алырга мөмкинлек бирәчәк.
- Төзүчеләр бик тиз эшли. Безнең өчен бу конструкция буенча шактый катлаулы объектлар төзү буенча кызыклы тәҗрибә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моннан тыш, республика белән идарә итү үзәге - төбәкне санлы трансформацияләүнең мөһим этабы. Ул даими нигездә күп сандагы мәгълүматларны эшкәртергә һәм анализларга мөмкинлек бирәчәк. Бу Башкортстан икътисадын һәм социаль өлкәсен алга таба үстерү өчен куәтле ресурс булачак.