+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 февраль 2021, 18:50

"Кашкадан" икенче яшьлеген кичерәчәк!

"Без дөрес карар кабул иттек".

"Без дөрес карар кабул иттек".
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең Октябрь районындагы «Кашкадан» паркын төзекләндерү барышы белән танышты. Подрядчы оешма вәкилләре сүзләренчә, паркка исем биргән бу күлне беренче тапкыр тулысынча чистартканнар. Моның өчен суны киптергәннәр, 40 мең чамасы йөк машинасы ләм, пычрак һәм көнкүреш чүп-чары чыгарганнар, тирәнәйтү эшләрен башкарганнар.
Иң тирән урында күл дүрт метрга җитәчәк. Сулыкны пычратуның бер юнәлеше - күлдән ерак түгел урнашкан шәхси сектордан агып төшкән сулар булган. Боларның барысы да уңайсыз санитар шартлар тудырган, төрле паразитлар белән суның зарарлануына китергән.
- Төрле вариантларны карадык. Ләкин без дөрес карар кабул иттек дип саныйм. Аның белән горурланам да. Әйе, күлне чистартуга күп акча сарыф иттек, ләкин кимендә 50 ел ул чиста булачак, - диде Радий Хәбиров.
- Без аннан 400 мең кубометр пычрак чыгардык. Без суның китмәвен тәэмин итәчәкбез. Без әйләнә-тирәдә коелган канализация ясыйбыз. Шулай итеп, су коенырга мөмкин булган экологик чиста күл төзибез. Ә бу нәкъ менә кешеләр бездән таләп иткән нәрсә. Хәзер экологиягә бик югары таләпләр куела, - диде Радий Хәбиров.
Төзелеш мәйданчыгында Рәдий Хәбиров «Кашкадан» паркы территориясен алга таба төзекләндерү перспективаларына багышланган шәһәр хакимияте һәм подряд оешмасы вәкилләре белән оператив киңәшмә уздырды.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас