+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 февраль 2021, 18:45

"Мине халык бик нык әрләде"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә фикерләре белән бүлеште.

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә фикерләре белән бүлеште.
Бүген ркьеспублика Башлыгы Радий Хәбиров Уфада "Кашкадан" паркын төзекләндерү эшен карады. Моның турында ул социаль челтәрләрдә дә язды.
"Без Уфадагы Кашкадан күлен реконструкцияләргә карар кылгач, мине җәмәгатьчелек бик әрләде. Суны агызып җибәргәннәр икән, кошлар һәм балыклар һәлак була, күл кибеп бетә һәм башкалар, дип сөйләде. Чынлыкта мин без дөрес карар кабул иттек дип ышанам. Җәй көне монда җирәнгеч ис иде. Анда су коенырга да, яр буенда ял итәргә дә мөмкин түгел иде. Күл чыннан да "авырды".
Төзекләндерү эшләрен башлаганда, төзүчеләр су төбеннән 40 мең йөк автомобиле пычрак чыгарды. Монда ниләр генә булмады - суыткычлар, арматура, төзелеш чүп-чары, автомобиль шиналары. Моның турында тирәнтен сөйләп тормыйм, әмма Кашкаданны алга таба ял зонасы буларак кулланырга ярамый иде. Нәтиҗәдә, без заманча парк ясыйбыз, Русиядә иң яхшы паркларның берсе булачак дияр идем. Без күл тирәсендә яңгыр сулары канализациясе төзибез, шуңа күрә монда пычрак су кермәячәк. Без чиста, экологик күл булдырабыз - һәм бу иң мөһиме. Монда балык та, үсемлекләр дә булачак.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас