Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә алданган өлешчеләр проблемасына игътибар итте.
Кешеләр хокук сакчыларыннан мошенниклык очракларын тикшерүне таләп итә, аларны алдаган аферист-төзүчеләр бернинди җәза да алмый, дип белдерә, диде ул.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров бер "фигурант" - кулга алынган, берсе — халыкара эзләүдә, калганнарының берсе дә эзәрлекләнми, дип билгеләде.
"Дольщиклар безнең тәрәзә төбендә тора, алар гаделлек таләп итә. Алар нинди адымнар ясалуы белән кызыксына. Бездә бик көчле проблемалар тудырган "фигурантлар" бар, һәм аларга карата хәтта иң гади чикләү чарасы да күрелмәде. Бу тема буенча киңәшмә үткәрәчәкбез, һәр фамилия буенча Эчке эшләр министрлыгының белешмә әзерләвен сорыйм. Судлар - ачыкларга, ә без гадел хөкем өчен шартлар тудырырга тиеш ", — диде төбәк җитәкчесе.
Фото: башинформ