Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә кулакчасыз түләү терминалларын кулланмаган шәхси пассажир ташучыларына тикшерүләр башлануы турында белдерде.
Аның сүзләренчә, төбәк властьлары пассажирлар ташу базарында эшләүче эшкуарларга кичектерү биргән инде. Әмма аларның бер өлеше барыбер 2019 елда кабул ителгән касса аппаратларын куллану турындагы канунны игътибарсыз калдыра.
— Кулакчасыз исәпләшү турындагы таләпләр федераль законнарда билгеләнгән. 2019 елның 1 июленнән пассажирлар ташучы барлык эшкуарлар касса техникасын кулланырга тиеш, — диде Хәбиров. — 2020 ел дәвамында без даими рәвештә аларны контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында кисәттек. Быел без аларны берничә тапкыр Уфа мэриясенә һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына сөйләшергә чакырдык. Бүген мин башкача сөйләшүләр булмаячак дигән карар кабул иттем.
Төбәк җитәкчесе профильле ведомстволарга "бүген-иртәгә" пассажирлар ташу буенча рейдлар башларга кушты. Ул, шулай ук, "бу ел ахырына Уфада "ПАЗик"лар калырга тиеш түгел, Мин моны инде ничәнче тапкыр кабатлыйм. Моңа барыбер ирешәчәкмен", — диде.
Фото: башинформ