+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2021, 18:00

Мәктәптә туклану турында нәрсәләр белергә кирәк?

БСТ каналында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев катнашлыгында брифинг үтте.

БСТ каналында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев катнашлыгында брифинг үтте.
Без нәрсә өчен түлибез? Балалар өчен нинди ташламалар бар? Алар шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде.
Әле Башкортстанда 1-11нче сыйныфларда 68000 баланы ашаталар. Бушлай ашатыла торган башлангыч мәктәп статистиканы арттырды. Шулай ук бүген хезмәт күрсәтү кагыйдәләре дә үзгәрде. Кеше ресурслары да артты. Кызганычка каршы, өлкәдә пешекчеләр кытлыгы бар.
Ни өчен мәктәп туклануында проблемалар бар?
Барыннан да элек, җиһазлар искергән. Кадрлар җитешми. Кайдадыр дәүләт органнары һәм муниципалитетлар тарафыннан контроль җитеп бетми. Ата-аналар һәм балалар ягыннан контрольне арттыру мөһим.
"Роспотребнадзор" мәктәпләрне хокук бозу фактлары буенча ничек тикшерә?
Тикшерүләр Яңа елга кадәр үк башланды. Хәзерге вакытта 706 мәктәп тикшерелде, кагыйдә бозылган очракта күрсәтмәләр чыгарыла. Аш төрләренә лаборатор контроль үткәрелә. 1 марттан яңа санитар кагыйдәләр эшли башлады. Аларны бозулар ачыкланганда, беркетмә төзелә, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелә. Белем бирү оешмаларыннан тыш, Башкортстанда күп булган аутсорсерлар да тикшерелә. Күрсәтмәләр югары җитәкчелеккә дә чыгарыла.
Тикшерүләрдән соң хәлләр үзгәрәме?
1-4нче сыйныф укучылары кайнар ризык белән йөз процент тәэмин ителгән. Алар тулы кыйммәтле иртәнге яки төшке аш ашый. Без бердәм стандартларга якынлашабыз, бердәм меню бар. Кагыйдәләрдә аксым, май һәм углеводларның оптималь нисбәте язылган. Ата-аналар катнашлыгында 96 мәктәп тикшерелде инде. Ризыкларны ничек ашаулары да тикшерелә.
Ни өчен мәктәптә банк картасы белән түләргә ярамый?
Башкортстан бу юнәлештә эшли. Укучы картасы белән дә, банк картасы белән дә исәп-хисап ясап була торган мәктәпләр бар инде. Бөтен җирдә дә буфетта тукланган өчен акчасыз исәп-хисап ясау мөмкин түгел. Башкортстан Башлыгы кулакчаларны әйләнештән алу бурычын куйды. Хәл киләсе ел башына үзгәрәчәк.
Русиядә мәктәп туклануын оештыру буенча Башкортстан тәҗрибәсе ничек бәяләнә?
Башкортстанның эш стандарты федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә бәяләнде. Республикага тәҗрибә уртаклашу өчен башка төбәкләрдән киләләр.
Хәлне яхшы якка үзгәртү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Сыналган юл - ата-аналар белән диалог. Салкын ризык проблемасы 2-3 атна эчендә хәл ителә, ата-аналар белән сөйләшү зарур.
Ашханәдә тәртип бозулар очрагында кая зарланырга?
Барлык әти-әниләрнең дә быелдан башлап, туклануны оештыру мәсьәләләре буенча хакимияткә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Моның өчен логиның астында электрон көндәлеккә керергә кирәк. "Туклану" өстәмә битендә кирәкле сорауны сайларга һәм үз фикереңне калдырырга мөмкин.
Ни өчен барлык балаларны да бушлай ашатырга ярамый?
Бу кыйммәт. Мәктәп туклануын оештыруга әле 1 млрд 800 миллион сум акча бүленгән.
Ялгыз аналарның балалары бушлай туклана аламы?
Юк. Күп балалы гаиләләрдән булган, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, инвалид балаларны бушлай ашаталар. Шулай ук Башкортстанда аз керемле гаиләләрдән 61 меңнән артык бала бушлай туклана.
Фото: башньюс
Читайте нас