+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2021, 17:10

Транспортта исәпләшүдә тәртип урнаштырылачак

Республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җәмәгать транспортында кулакчасыз исәпләшүдә тәртип урнаштырырга кушты.

Республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җәмәгать транспортында кулакчасыз исәпләшүдә тәртип урнаштырырга кушты.

– Күп кенә шәхси пассажир ташучыларның, терминаллар булмавына яки аларның төзек булмавына сылтанып, кулакчасыз түләүне кабул итүдән баш тартуы билгеле булды, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Әмма без үз хисабыбызга барлык йөртүчеләрне дә терминаллар белән тәэмин иттек, аларга сервис хезмәте күрсәтүне оештырдык. Пандемия вакытында катлаулы эш шартларын исәпкә алып, транспортта контроль-касса техникасын куллануны тикшереп, киңкүләм рейдлар уздырмадык. Пассажирлар ташучылар белән очрашуларга бер генә тапкыр чыкмадык, аларга аңлатырга тырыштык. Бу юлы сөйләшүләр булмаячак. Акчасыз исәпләшүдән баш тартып, водительләр Русия Федерациясе Законын боза. Моңа чик куярга кирәк.

Радий Хәбиров эшне Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка җайга салырга кушты.

- Көч һәм салым структураларын, барлык кирәкле ресурсларны җәлеп итегез. Бер айдан соң барлык автобусларда да «Алга» картасы яки банк картасы белән исәп-хисап ясап булсын, - диде төбәк Башлыгы.

Фото: glavarb.ru/rus
Читайте нас