+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2021, 08:25

Юлларда камералар артачак!

Башкортстанда федераль трассаларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуны төшерүче йөз камера куелачак.

Башкортстанда федераль трассаларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуны төшерүче йөз камера куелачак.

Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров әйтте.

Аның сүзләренә караганда, узган ел республика юлларында шактый күп камера урнаштырылган булган, һәм алар аварияләрне киметүгә булышлык иткән.

"Мин күрсәтмә бирдем: федераль трассаларда 100 камера урнаштырылырга тиеш. М-5, Р-240, М-7 трассаларында тиз йөриләр, бәрелеп үләләр. Беркем беркая да ашыкмасын. Камералар куячакбыз.

Тормыш күрсәткәнчә, сәгатенә 150 чакрым куып, ахыр чиктә "А" пунктыннан "Б" пунктына шундый тизлек белән ун минут ота аласың, шул ук вакытта үз гаиләңне, якыннарыңны һәм туганнарыңны югалта аласың", — диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе камералар кую урыннарын билгеләргә кушты. "Бу нокталар билгеле, кайда каршы як полосага очып чыгуларын, бер-берсенә бәрелүләрен барысы да белә", — дип билгеләде ул.

Фото: башинформ
Читайте нас