Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә туклануны оештыру җәһәтеннән катгый бурычлар куйды.
Хөкүмәттә үткән кичәге оператив киңәшмә кадрлар мәсьәләсеннән башланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ленара Иванованы Хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазыйфасыннан азат итте. Ул гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры булып калды. Вице-премьер вазыйфасына сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тәгаенләнде.
Чарада, шулай ук, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаевның вазыйфасыннан үз теләге белән китүе билгеле булды. Республика Башлыгы указы белән Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Денис Булатов үз теләге белән әлеге вазыйфадан азат ителде, әлеге вазыйфаны башкару рәиснең беренче урынбасары Гөлнара Сәхәбетдиновага йөкләтелә. Башкортстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге директоры Гөлшат Арсланова аның урынбасары итеп билгеләнде.
Төбәк җитәкчесе алданган өлешчеләр проблемасының җитди игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Алар хокук сакчыларыннан мошенниклык очракларын тикшерүне таләп итә, алдакчы аферист-төзүчеләр бернинди җәза да алмый, дип белдерә. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров бер “фигурант” — кулга алынган, берсе — халыкара эзләүдә, калганнарының берсе дә эзәрлекләнми, дип билгеләде.
“Дольщиклар безнең тәрәзә төбендә тора, алар гаделлек таләп итә, нинди адымнар ясалуы белән кызыксына. Бездә бик зур проблемалар тудырган вөҗдансыз төзүчеләр бар, һәм аларга карата хәтта иң гади чикләү чарасы да күрелмәде. Бу тема буенча киңәшмә үткәрәчәкбез, һәр фамилия буенча Эчке эшләр министрлыгының белешмә әзерләвен сорыйм. Судлар — ачыкларга, ә без гадел хөкем өчен шартлар тудырырга тиеш “, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан аша үтүче федераль трассаларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәүче йөз камера куелачак. Былтыр республика юлларында шактый күп камера урнаштырылган булган, һәм алар бик күп бәхетсезлекләрне булдырмый калырга ярдәм иткән.
— Федераль юлларда 100 камера урнаштырылырга тиеш. М-5, Р-240, М-7 трассаларында машиналар югары тизлектә йөри, бәрелә, кешеләр үлеменә сәбәпче була. Беркем беркая да ашыкмасын. Камералар куячакбыз. Тормыш күрсәткәнчә, сәгатенә 150 чакрым куып, ахыр чиктә ун минут ота аласың, шул ук вакытта үз гаиләңне, якыннарыңны һәм туганнарыңны югалта аласың, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе камералар урнаштыру урыннарын билгеләргә кушты. “Бу нокталар билгеле, кайда каршы як полосага очып чыгуларын, бер-берсенә бәрелүләрен барысы да белә”, — диде ул.
Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән 28,7 меңнән артык авыручы теркәлгән. Тәүлек эчендә алар 138 кешегә арткан, дип белдерде Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Бүген стационар дәвалануда 241 авыру исәпләнә. 5,1 мең авыру йорт шартларында дәвалана.
“Авыручыларның гомум санының 80 проценты, яки 23 мең кеше, савыккан. Соңгы тәүлектә генә 140 кеше терелгән. Шунысын да билгеләп үтәм: соңгы 10 көндә дәваханәдән чыгарылганнар саны авырулар саныннан артып китте”, — дип ассызыклады Максим Забелин.
Чарада “Атайсал” якташлык җәмгыятьләрендә үзара ярдәм итү проекты турында фикер алыштылар. Башкорт теленнән “атайсал” сүзе “кече ватан” дип тәрҗемә ителә. Атайсал меценатлыкны, хәйриячелекне үстерүне күздә тота. Элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров, бу башлангыч меценатлыкны системалаштырырга ярдәм итәчәк, дигән иде. “Бу дәүләт бу-рычларын кешеләр җилкәсенә күчерү ысулы түгел. Һәркем үз туган ягына ярдәм итәргә бурычлы”, — диде ул.
Проектның актив фазасы тәмамлангач, көзен активистларны “Якташлык көче” форумында җыярга планлаштыралар. Проектка кушылырга, яки аның гамәлгә ашырылуын рәсми сайтта күзәтергә мөмкин. Башлангыч 1 мартта старт алды.
Республика Башлыгы мәктәп туклануында хаталар өстендә эшне “йомшак” дип атады. Укучыларның ата-аналары лицейларда, гимназияләрдә һәм башка гомуми белем бирү мәктәпләрендә бирелгән ризыкка шикаятьләр юллауны дәвам итә. Февральдә барлыгы 212 мөрәҗәгать килгән. Аларның күпчелек өлеше Уфага туры килә. Укучылар еш кына азык — салкын, макароннар бер-берсенә ябышкан, ә ботка “таш кебек” дип зарлана. “Балаларны сыйфатлы ашату — ул дәүләт бурычы. Республикада мәктәп туклануы Русиядә иң яхшысы булачак дип ышанам, — диде Радий Хәбиров. — Булган хәлләрнең исемлеген алып бара башлыйбыз. Өч шундый очрак — һәм директорны эштән азат итегез!”
Автобусларда түләү терминалларын кулланмаган пассажир ташучыларны тикшерү башлана. Төбәк властьлары пассажирлар ташу базарында эшләүче эшкуарларга кичектерү биргән иде инде. Әмма аларның бер өлеше 2019 елда ук кабул ителгән касса аппаратларын куллану турындагы канунны барыбер игътибарсыз калдыра.
— Кулакчасыз исәпләшү турындагы таләпләр федераль законнарда билгеләнгән. 2019 елның 1 июленнән пассажирлар ташучы барлык эшкуарлар касса техникасын кулланырга тиеш, — диде Радий Хәбиров. — Былтыр ел дәвамында без даими рәвештә аларны контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында кисәтеп килдек. Быел аларны берничә тапкыр Уфа мэриясенә һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына сөйләшергә чакырдык. Бүген мин башкача сөйләшүләр булмаячак, дигән карар кабул иттем.
Төбәк җитәкчесе профильле ведомстволарга “бүген-иртәгә” пассажирлар ташу буенча рейдлар башларга кушты. “Бу ел ахырына Уфада “ПАЗик”лар калырга тиеш түгел. Мин моны инде ничәнче тапкыр кабатлыйм. Моңа барыбер ирешәчәкмен”, — дип белдерде ул.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.