+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 март 2021, 16:55

Чираттагы "Сәнәгать сәгате" узды

Башкортстанның сәнәгать инвестпроектлары портфеле 400 миллиард сумнан артып киткән.

Башкортстанның сәнәгать инвестпроектлары портфеле 400 миллиард сумнан артып киткән.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты, анда 2020 елда икътисадның индустриаль тармаклары эшенә йомгак ясалды, шулай ук аларны үстерү буенча төп бурычлар билгеләнде.

Утырыш «Сәнәгать сәгате» тематик онлайн-киңәшмә форматында «ОДК-УМПО» предприятиесе мәйданчыгында узды. Анда Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать департаменты директоры Виталий Хоценко, Компетенцияләр федераль үзәге җитәкчесе Николай Соломон, Русия Сәнәгатьне үстерү фонды директорының беренче урынбасары Алексей Кузнецов, Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов, илнең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко, федераль һәм төбәк хакимият органнары экспертлары, 100дән артык сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре катнашты.

Башкортстан Башлыгы, киңәшмәне ачып, оештыручыларга һәм катнашучыларга уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәнәгать тармаклары үсешенең актуаль тенденцияләре һәм предприятиеләргә ярдәм итү чаралары турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган сәнәгать өлкәсендәге инвестпроектларның суммар портфеле 400 миллиард сумнан артып киткән. Анда «Алга» махсус икътисади зонасы резидентларының 85 миллиард сумлык башлангычлары зур өлеш алып тора.

Башкортстан Башлыгы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына Уфа агломерациясе территориясендә, предприятиеләрнең мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, икенче махсус икътисади зона булдыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
«Сәнәгать сәгате» ахырында әлеге министрлык Ырынбур, Ульяновск, Смоленск һәм Чиләбе өлкәләре, Татарстан һәм Чувашстан республикаларының тармак ведомстволары белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Шулай ук озак еллар намуслы хезмәтләре һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Радий Хәбиров сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас