Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Очрашу «ОДК-УМПО» предприятиесендә узды. Яклар республика предприятиеләренең әлеге Ассоциация эшчәнлегендә катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышты.
- Башкортстанда җитештерелүче продукция күбесенчә инновацион, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Өстәвенә, республика дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-белем бирү үзәген булдыруга федераль конкурста җиңү яулады, бу, һичшиксез, безнең кооперацияне көчәйтәчәк кенә.
Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов хәбәр иткәнчә, узган елда Ассоциациянең төбәкләр белән хезмәттәшлек итү буенча эшчәнлеген яңадан башлап җибәрү мөмкин булды. Ул, шулай ук, Ассоциация, инновацияләрне алга этәрү белән бергә, төбәк проектларына федераль дәрәҗәдә ярдәм итү белән актив шөгыльләнә, дип өстәде.
- Пандемия безнең эшне үзгәртеп корды. Башкортстан һәм Ассоциация хезмәттәшлегенең республика Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән элемтә рәвешендә генә чикләнмәве бик мөһим, – дип ассызыклады Иван Федотов.
Фото: glavarb.ru