Март аенда хәвефле табигать күренешләре күп булмакчы, ди белгечләр.
Мартта русиялеләрне кинәт үзгәрүчән һава торышы көтә, шул ук вакытта хәвефле табигать күренешләре саклык таләп итә, дип белдергән Русия Федерациясе "Гидрометүзәге"нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
"Илебезнең барлык төбәкләрендә дә мартка хас булган уртача температура режимы күзәтеләчәк, тик шул ук вакытта быел язның беренче аенда салкын көннәр белән җылылары кинәт кенә алышыначак", - дигән синоптик.
Белгеч сүзләре буенча, март төрле хәвефле табигать күренешләренә дә бай булмакчы. Бу инде бураннар, көчле кар яву, бозлавык, томан төшү белән бәйле дип фаразлана.
Белгеч сүзләренә колак салыйк, дуслар: ерак юлга чыгар алдыннан һава торышы нинди булачагын исәпкә алыйк. Хәвеф-хәтәрләр безне урап узсын!
Фото: belpressa.ru