+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2021, 07:05

7 яшьлек кыз тәрәзәдән сикереп өлгергән...

Бүген иртән Туймазыда шәхси йортта янгын чыккан.

Бүген иртән Туймазыда шәхси йортта янгын чыккан.

Туймазы шәһәрендә янгын турында хәбәр итү җайланмасы өч кешенең, шул исәптән баланың гомерен саклап калган. Бүген, 3 март иртәсендә, Полевая урамында шәхси йортта янгын чыккан.
Бәхеткә янгын турында хәбәр итүче корылма вакытында сигнал биргән. 7 яшьлек кыз, аны ишетүгә, тәрәзәдән сикергән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының
Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кызның әти-әниләрен төтен чыккан йорттан коткаручылар чыгарган.
"Янгын кирпеч йортның ишек алдында чыккан. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнгән кешеләр юк”, — дип аныкладылар ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 2021 ел башыннан Башкорстанда 1030 янгын булган, аларда 56 кеше һәлак булган. Янгын хәбәрчеләре 2016 елдан бирле 524 гомерне коткарган, аларның 208е - балалар.

Фото: МЧС по РБ
Читайте нас