+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2021, 17:40

Автобуста йөргән өчен нинди очракта түләмәскә мөмкин?

Түләү терминалы ватык булган очракта пассажирның түләмәскә хокукы бар.

Түләү терминалы ватык булган очракта пассажирның түләмәскә хокукы бар.
Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Башкортстанның Күчерүләр оештыру үзәге җитәкчесе Рәфис Әхмәтдинов сөйләгән.
“Түләү терминалы эшләмәгән очракта автобус йөртүчеләрнең пассажирны хезмәтләндерүдән баш тартырга хакы юк. Бу очракта пассажирга түләүсез транспорт хезмәте күрсәтелә, – дип аңлата Рәфис Әхмәтдинов. – Нинди очракта да билет бирелергә тиеш, чөнки ул пассажирны күчерү турында килешү документы булып тора. Штаттан тыш очраклар килеп чыкканда, мәсәлән, юл-транспорт вакыйгасында, билет пассажирга страховка түләүләрен алу хокукы бирә. Моннан тыш, бу пассажирны билетсыз йөргән өчен тикшерүче белән проблемалардан да азат итә”.
Ләкин транспорт картасы дөрес эшләмәгән очракта пассажир юл хакын башка ысул белән түләргә тиеш.
Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/m/news/1565411/
Фото: www.bashinform.ru/m/news/1565411/
Читайте нас