+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2021, 17:30

Кичә куркыныч хәл булды...

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Кичә куркыныч хәл булды. Алты метрлык ачык коега 9 яшьлек кыз егылып төште. Ашыгыч ярдәм хезмәтләре килгәнче безнең район хакимияте кешесе үзе коега төшеп, баланы кулбашына утыртып, алып менде. Участок инспекторы белән бергә аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында озаттылар. Кыз исән, күренерлек җәрәхәтләре юк.
Кемнең коесы? Ни өчен ул ачык? Кем карап җиткермәгән? Катгый тикшерәчәкбез. Гаеплеләргә җәза булачк. Хуҗасыз коелар һәм мондый куркыныч хәлләр булмаска тиеш.
Бүген без “Кое” операциясе игълан иттек. Барлык җаваплы хезмәткәрләргә тикшерү өчен ике тәүлек вакыт бирәм.
Битараф булмаган кешеләрнең кушылыуын сорыйм. Ниндидер ябылмаган коелар күрәсез икән, языгыз, фотоларын салыгыз, адресларын күрсәтегез. Кешеләр хәвефсезлеге өчен барысын да оператив тикшерергә кирәк”, – дип язган ул.
Фото: vk.com/grekov_ufa
Читайте нас