+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2021, 13:40

"Мин аларга төзергә бирмим..."

Бүген, 3 март көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышын уздырды. Анда капиталь төзелеш, шул исәптән өлешләтә катнашучылар җәлеп итеп, төзелеш өлкәсендә намуссыз төзүчеләрнең эшчәнлеген чикләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген, 3 март көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышын уздырды. Анда капиталь төзелеш, шул исәптән өлешләтә катнашучылар җәлеп итеп, төзелеш өлкәсендә намуссыз төзүчеләрнең эшчәнлеген чикләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

- Төзелештә өлешләтә катнашу - бик күпләрне дулкынландырган тема. Без алданган кешеләргә ничек ярдәм итәбез? Кайчан, ниһаять, аларның еллар буена сузылган проблемаларын хәл итәрбез? Һәм иң мөһиме - гражданнарны алдаган, алардан акча урлаган кешеләр белән ничек көрәшәбез?

Узган елдан башлап "Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды" белән актив эшлибез. Бүген фонд белән бу темага киңәшмә үткәрәбез. Проблемалы 86 объект буенча федераль фондка заявка җибәрелде. 55 объект буенча финанслау турында карар кабул ителгән инде. Бу максатларда фондның 6,7 миллиард сум күләмендә субсидиясе хупланды.

Барлык йортларны да без һичшиксез тәмамлаячакбыз. Бөтен өлешчеләр буенча мәсьәләне ябачакбыз. Безнең өчен бу принцип. Республика моңа гаепле түгел. Ләкин мин әйттем инде - халык бәлагә юлыккач, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Ярдәм итәбез, мондый хәлдә калган һәр кешене яклыйбыз.

Әмма закон, коллегалар бар бит. Аны бозган өчен җаваплылык бар. Бездә ниндидер аңлаешсыз вәзгыять, асылда кешеләрдән дистәләрчә, йөзләрчә миллион сум урлаган җинаятьче ни өчендер "ак һәм йомшак" булып кала, "судан коры" чыга. Башкача әйтеп тә булмый. 90 процент очракта төзүчеләр буенча суд карарлары - нигезсез йомшак. Бу бернинди дә логикага сыймый.

Тагын бер проблема. Төзелеш бизнесында танылган кешеләр кебек тоелганнар, җиңел табыш артыннан куып, абруйларын төшерәләр. Төзелешне законлаштырыр өчен әллә нинди ысуллар эзлиләр.

Бик еш без төзүчеләрнең кешеләр яшәгән шәхси секторны җимерүе һәм аларны үз хисабына икенче урынга урнаштырырга теләмәүләре белән очрашабыз. Нәтиҗәдә, «Тәрәзәгә - тәрәзә» торган күпкатлы йортлардан тулы бер кварталлар алабыз.

Аңлыйбыз, төзелеш - ул бик мөһим, кирәкле, социаль әһәмияттәге бизнес. Без төзүчеләргә хөрмәт белән карыйбыз. Һәм минем Уфада төзелеш белән бәйле вәзгыятьне төрле суд, пропаганда сугышларына әверелдерәсем килми иде. Миндә мәгълүмат бар, кайбер төзелеш компанияләре республика Башлыгы эшчәнлеген дискредитацияләү өчен үз көчләрен берләштерә башлады. Чөнки мин аларга төзергә бирмим. Һәм алар өчен бердәнбер чыгу юлы - мине эштән кудыру.

Шуңа күрә безгә сезнең белән алга таба нинди гамәлләр кылырга кирәклеген ачыкларга кирәк, - дип чыгыш ясады Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас