Быел Уфада Әй - Высотная – Эшче-хәбәрчеләр урамнары транспорт коридорын булдыру өчен берничә үзәк урамны реконструкцияләү буенча масштаблы проект башланачак.
Ул шәһәрнең географик үзәген Яшел чаукалык бистәсе белән тоташтырачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Транспорт сәгате» утырышында сүз барды.
Уфа хакимиятенең Юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Константин Паппе хәбәр иткенчә, быел – Эшче-хәбәрчеләр урамын, киләсе елда - шәһәрнең Киров районындагы Высотная һәм Академик Ураксин урамнарын реконструкцияләү башланачак. Бу проектлар экспертиза узды һәм кирәкле финанслау алачак. Моннан тыш, бу елда Әй урамының Салават Юлаев проспектыннан Менделеев урамына кадәр бер километрлы участогын проектлау эшләре башланачак.
Яңа урамнар шәһәрнең транспорт инфраструктурасындагы уңайлыкны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк һәм, республика җитәкчесе сүзләренчә, уфалылар өчен чын «тормыш юлы» булачак.
Быел башланачак тагын бер проект – Уфаның Зинино авылы янындагы Көньяк урап узучы тимер юллар аша юлүткәргеч төзү.
- Безнең планнарыбызның асылы гади - күпме каршылыкны узарга кирәк булуы мөһим түгел. Әгәр бу вакытны һәм халыкның нервларын сакларга мөмкинлек бирсә - барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, быел Комсомол һәм Революцион урамнарын ремонтлауны төгәлләргә кушты.
Фото: glavarb.ru