Республика хуҗалыкларының берсендә эре терлекнең күпләп үлүе теркәлгән.
24 февральдә төбәк буенча Россельхознадзор хезмәткәрләре Туймазы районының Кәкребаш авылы кешесенең терлек күпләп үлгән хужалыгында тикшерү үткәргән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Хуҗалык җитәкчесе 10 февральдән 19 февральгә кадәр 648 баш мөгезле эре терлек сатып алуын әйткән. Хезмәткәрләр терлекләрне ветеринария һәм транспорт документларыннан башка кабул иткән.
Хуҗалыкта барлыгы 67 терлекнең үлүе ачыкланган. Ведомствода мөгезле эре малларның күпләп үлүенә салкын һава торышы аркасында суүткәргечләрнең туңуы һәм шул сәбәпле терлекне су эчерү системасының бозылуы китергән, дип билгелиләр. Терлекләрнең үләксәләре утильләштерелмәгән.
“Россельхознадзор”да хәбәр итүләренчә, китерелгән яшь малларның сәламәтлеге канәгатьләнерлек түгел, аларда хәлсезлек күзәтелә.
"Калган маллар корпусларда асрала. Аларның рационында печән, сенаж бар, асларына салам түшәлгән”, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Ведомство акт төзегән, әмма хуҗалык белән идарә итүче аларны имзалаудан баш тарткан, аңа административ хокук бозуны тикшерүнең вакыты һәм урыны турында хәбәр җибәргәннәр.
Фото: Россельхознадзор РБ