+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 март 2021, 12:55

Русиялеләр үз хезмәт кенәгәсенә өстәмә мәгълүматлар кертә алачак

7 марттан Русия Пенсия фондына электрон хезмәт кенәгәләренә белешмәләр кертү өчен мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирә торган закон үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел ахырына кадәр хезмәткәрләр кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырыргамы яки аның электрон төренә күчәргәме икәнен хәл итәргә тиеш иде. Икенче вариантны сайлаганнар кәгазь хезмәт кенәгәләрен кулларына алды. Үзгәрешләргә батырчылык итмәгәннәрнең хезмәт кенәгәләре кадрлар бүлегендә калды.
Әмма кадрлар хезмәтләре аларга да электрон дубликатлар ачкан. Әмма, һәрхәлдә, электрон хезмәт кенәгәсендә мәгълүматлар 2020 елның башыннан гына бар, ә аңа кадәр стаж кәгазь аналогында кала.
Димәк, зур стажлы кешегә кәгазь хезмәт кенәгәсен күз карасы кебек сакларга кирәк. Ул югалса, ә иске оешма ябылса нишләргә? Кайбер очракларда Пенсия фондына морәҗәгать итү дә ярдәм итмәячәк, чөнки анда төгәл мәгълүматлар 2000 еллар башыннан гына формалаша башлады.
"Закон тарафыннан Русия Пенсия фонды органнарына 2020 елның 1 гыйнварына кадәр эш чорларында хезмәт эшчәнлеге турында барлык белешмәләрне шәхси исәпкә кертү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган", - дип аңлаталар Хезмәт министрлыгында.
Барлык стаж электрон хезмәт кенәгәсенә кертелсен өчен, кәгазь хезмәт кенәгәсе белән шәхсән Русия Пенсия фондының теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм анда барлык эш елларын электрон хезмәт кенәгәсенә кертү үтенече белән гариза язарга кирәк.

Фото: Pixabay.com
Читайте нас