Русия Президенты Владимир Путин ил хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.
Ил җитәкчесе сүзләренчә, алар белән дөньяга гармония, назлылык, матурлык, иң көчле, эчкерсез хисләр, ана мәхәббәте килә. Ә бәйрәм үзе язның якынлашуын символлаштыра.
"Русиянең кадерле гүзәл затлары! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Шатлык, җылылык һәм күңел юмартлыгы белән тулган бәйрәм белән сезне! Бүген һәр йортта, һәр гаиләдә ихлас күңелдән назлы, ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырый, без аларны әниләребезгә, әбиләребезгә, хатыннарыбызга, сеңелләребезгә, кызларыбызга, хезмәттәшләребезгә әйтәбез.
Бүген медик хатын-кызларны аерым котлыйсым килә. Авыр эпидемия шартларында сез рухи юмартлык һәм һөнәри осталык күрсәтәсез, зур җаваплылык белән эшләвегезне дәвам итәсез. Күптән билгеле инде, сизгерлек, игътибарлы мөнәсәбәт кайчак дарулар кебек үк кирәк. Һәм сез пациентларга нәкъ менә шундый чын хатын-кыз шәфкатьлелеге, рухи ярдәм бүләк итәсез. Кадерле хатын-кызларыбыз!
8 Март - мәхәббәт, соклану һәм рәхмәт тантанасы көне. Бу матур хис-кичерешләр барыбызны да берләштерә, чын йөрәктән сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим. Сезгә кадерле кешеләр белән үзара аңлашу һәм, әлбәттә, елмаю һәм шатлык өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләр булсын. Бәхетле булыгыз", - диелә Президент котлавында.