Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова «Управдом» күпфатирлы йортлар советларының муниципаль форумнарын үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.
2021 елда аларның эшендә барлыгы 4,5 меңнән артык йорт, хакимият органнары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәкләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компанияләр вәкилләре, шулай ук актив халык катнашты.
– Без иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштык, иң беренче чиратта, җылылык, каты коммуналь калдыкларны чыгару, йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау өчен түләүне исәпләү, - дип хәбәр итте Ирина Голованова. – Бер генә кеше дә кызыксындырган сорауга җавапсыз китмәде. Стәрлетамакта яшәүчеләр белән очрашуда йорт эчендәге җылыту системасы ничек урнаштырылган, аның гамәлдә булу принциплары нинди, шул хакта сөйләштеләр. Октябрьскийда йорт комитетлары рәисләренең гомумйорт исәпләү приборлары эше, җылылык өчен түләү буенча укуы булды. Бөредә йортлардагы вентиляция һәм төтен каналларының тиешле торышы мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Мәчетле районында торак фондта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләштеләр.
- Афәрин, бу муниципаль форумнарны үткәрүчеләргә. Мондый очрашулар даими булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. – Узган ел ковидка каршы чикләүләр аркасында катлаулы булды. Нәтиҗәдә, халык белән очрашмадык, сораулар, аңлашылмаучанлык туды. Без, асылда, халык белән аралашудан туктадык. Диалогны җайга салырга кирәк. Ә "Управдом" - урындагы дәрәҗәдә халык белән аралашу өчен бик яхшы форма, ул актуаль һәм авыр мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Кешеләр белән диалог - урыннарда идарә итүнең бердәнбер ысулы. Шәһәр һәм район башлыклары үз кабинетларыннан чыгарга һәм кешеләр белән очрашырга тиеш.
Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга шәһәр һәм районнарда «Управдом» форумнарын үткәрү тәртибен расларга, урыннарда гражданнарны кабул итү практикасын анализларга, ә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына күпфатирлы йортлар советларына ревизия ясарга кушты.