Уфа районында бүген коточкыч авария булган.
Бүген, 9 мартта, Уфа районында коточкыч авария булган. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1456нчы чакрымында "Mitsubishi Lancer" һәм ике йөк фурасы бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажир шунда ук һәлак булганнар.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана. Фаҗига урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли.
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте