Җәмәгать транспорты йөртүчесенә карата ризасызлыкны белдерү өчен түбәндәге адресларга язарга мөмкин.
Түләү карталарын кабул итмәгән һәм пассажирлар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса аппаратларын кулланмаган җәмәгать транспорты йөртүчесенә карата пассажир кая шикаять бирә ала?
2003 елның 22 маендагы 54-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә Русия законнарын үтәүне тикшереп тору һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру функцияләре салым органнарына йөкләтелгән. Федераль салым хезмәтенә һәм территориаль салым органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Федераль салым хезмәте (территориаль салым органнары) адресы буенча язма рәвештә (почта элемтәсе, факсимиль элемтә);
Интернет челтәрендә Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына (https://www.nalog.ru/rn77/service/obr_fts/) электрон рәвештә;
Федераль салым хезмәтендә (территориаль салым органнарында) шәхси кабул итүдә.
Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына:
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы адресы буенча язма рәвештә (почта элемтәсе, факсимиль элемтә);
электрон рәвештә Русия Транспорт министрлыгының рәсми сайтына (https://transport.bashkortostan.ru/), электрон почта адресына (gostrans@bashkortostan.ru).