+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Марта 2021, 12:39

Алдынгылар, яңа җиңүләргә!

Башкортстан "Интернет-коммуникацияләр лидерлары" конкурсында катнашучылар саны буенча Русиядә беренче унлыкка керде.

Башкортстан "Интернет-коммуникацияләр лидерлары" конкурсында катнашучылар саны буенча Русиядә беренче унлыкка керде.

Һәр җиденче конкурсант - Башкортстанда яшәүче. «Интернет-коммуникацияләр лидерлары» конкурсында катнашу өчен бөтен Русиядән 13 меңнән артык кеше гариза биргән.
Катнашучыларны теркәү 22 гыйнвардан 5 мартка кадәр барды. Конкурс «Русия - мөмкинлекләр иле» җәмгыяте ярдәмендә төбәкләр белән идарә итү үзәкләре һәм «Диалог» җәмгыяте тарафыннан үткәрелә. Теркәү вакытын озайту конкурска гариза бирергә теләүчеләрнең күбесенә мөмкинлек бирде. Башкортстаннан килгән конкурсантларның гомум саны 1796 кешегә җиткән.
«Диалог» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасының генеральный директоры урынбасары Юлия Аблец сүзләренә караганда, конкурс югары профессиональ көндәшлек шартларында узачак. "Аның җиңүчеләре - чын йолдызлар, алар безнең компаниядә дә, конкурс партнерларында да бик кирәк булачак", - дип билгеләп үтә Юлия Аблец.
«Русия - мөмкинлекләр иле» җәмгыяте генеральный директоры Алексей Комиссаров әйтүенчә, тармак конкурсы өчен бу шактый югары кызыксыну дәрәҗәсе. Гаризалар илнең һәр төбәгеннән алынды, бигрәк тә Үзәк һәм Идел буе федераль округларында яшәүчеләр актив булды, алар өлешенә барлык теркәүләрнең яртысыннан артыгы туры килә.
Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр «Диалог» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасында һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнары матбугат хезмәтләрендә, илнең алдынгы интернет-экспертларында, конкурс остазларында стажировка уза, шулай ук «Сенеж» идарә остаханәсе-интернет - коммуникацияләр югары мәктәбенең беренче баскычында идарә итү һәм санлы компетенцияләрне үстерү буенча белем бирү программасында катнаша алачак.
Конкурс экспертлары биремнәрне сайлап алу эшен башлап җибәрде.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас