+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2021, 10:50

"Олы хөрмәткә лаек сез"

Республика Башлыгы бер төркем эшчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республика Башлыгы бер төркем эшчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төбәк икътисадының төрле тармакларына караган предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең 59 хезмәткәренә һөнәри уңышлары өчен орденнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Бүген бик мөһим, истәлекле көн. Без бу залда дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен чын профессионалларны җыйдык. Сезнең һәркайсыгызның хезмәт нәтиҗәләреннән зур республикабызның уртак уңышлары туплана. Без әле узган елга йомгак ясыйбыз, һәм алар безне шатландыра. Без инвестицияләрне арттыра алдык, бу бик мөһим. Республика үсешенең яңа нокталары - “Алга” махсус икътисади зонасы, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге, бердәм санлы платформалы республика идарәсе үзәге төзелде. Әлбәттә, һәр казанышта - сезнең зур өлешегез.
Бүген үзебезнең җитештерүчеләргә, аграрийларга, педагогларга, табибларга, коткаручыларга, галимнәргә, мәдәният эшлеклеләренә, журналистларга, идарәчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Төрле тармакларда дистә еллар хезмәт куючы ветераннарыбызга аерым рәхмәт. Без җәмәгать эшлеклеләренә һәм үз тырышлыгы белән зур уртак йортыбызда тынычлык һәм татулык урнаштыручыларга зур рәхмәт белдерәбез. Сез барыгыз да хөрмәткә лаек, - диде ул һәм югары уңышларга ирешкән белгечләрне шушы бүләкләре белән котлады.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас