+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2021, 13:33

Белгечләрне әзерлибез дә бит...

Русия икътисады проблемаларының берсе безнең мәгариф системасы әзерли торган белгечләрнең сыйфаты, базар ихтыяҗларына туры килмәү белән бәйле. Бу хактагы фикерләре белән республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

Русия икътисады проблемаларының берсе безнең мәгариф системасы әзерли торган белгечләрнең сыйфаты, базар ихтыяҗларына туры килмәү белән бәйле. Бу хактагы фикерләре белән республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

"Бу проблема системалы, күпьеллык төс алган, - ди ул. - Аның сәбәпләре берничә, әмма аларның берсе өстә ята. Эш шунда ки, безнең колледж студентлары укый торган җиһазлар күптән искергән. Анда илле еллык станоклар да тора. Реаль тормышта мондый җиһазлар күптән юк. Безнең яшьләр башта аларда укый, аннары производствога килә һәм яңадан өйрәнә башлый.

Әлеге проблеманы хәл итү юлларының берсе итеп мин Уфада WorldSkills Русия милли чемпионаты финалын уздыруны күрәм. Мин инде язганымча, бу җәйдә бездә көне эшче һөнәрләр буенча ярышлар булачак.

Чемпионатны уздыру өчен хәзер сатып алына торган җиһазлар тулысынча республикада калачак һәм безнең колледжларга тапшырылачак. 20ләп уку йорты үзләренең матди базасын яңарта алачак.

Моннан тыш, республикада чемпионатны уздырганнан соң, бездә бизнес өчен 10 мең квадрат метрдан артык әзер мәйдан калачак. Без аларга күп нәрсәләр урнаштырырга планлаштырабыз. Мәсәлән, пилотсыз авиация кластеры оештырабыз. «Геоскан» компаниясе анда пилотсыз вертолетлар, квадракоптерлар һәм аэротакси җитештерәчәк, ә БСК компаниясе инновацион төрү производствосын эшләтеп җибәрәчәк. Моннан тыш, хәзер генетик селекция үзәгенең бер мәйданчыгында урнаштыру мәсьәләсе дә карала. Анда яңа токымлы терлекләр эмбрионнары булдырылачак.

Гомумән алганда, безнең әлеге чемпионат ярдәмендә хәл итә торган бурычлар күп, һәм без аларны зур нәтиҗәлелек белән эшләргә ниятлибез".

Фото: facebook.com


Читайте нас