+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2021, 13:50

Төп мәсьәлә – төзекләндерү

Кырмыскалы төбәгендә яшәүчеләр, тәү чиратта, шушы өлкәдәге проектлар өчен тавыш бирде.

Агымдагы елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашырга Кырмыскалы районындагы барлык авыл биләмәләре дә заявка бирде. Сахай авыл Советы да анда елдан-ел катнашып килә. 2018 елда сахайлылар аның ярдәмендә яңа трактор алуга иреште. Байтак агрегатлары булган бу техника хәзер 8 авыл кергән авыл биләмәсен тәртипкә китерү юнәлешендәге барлык эшләрне башкара: кышын юлларны кардан чистарта, җәен юл читләрен чаба, шимбә өмәләре оештырганда да аның файдасы бик зур.

Берничә ел Иске Шәрәй авылының зиратын төзекләндерү проекты белән катнашып карасалар да, теге яки бу сәбәпләргә бәйле анда җиңеп чыга алмадылар. Шуңа карамастан, уңышка өмет итеп, быел Иске Акташ авылының зиратын коймалап алу проекты белән катнашырга ниятләделәр. Ни генә дисәң дә, мондый зур эшләрне башкару өчен байтак акча таләп ителә. Ә программада катнашып, таләп ителгән сумманың күп өлешен республика бюджетыннан алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта авыл халкы үзе дә өлеш кертә, авыл Советы һәм район хакимияте дә 3 һәм 5 процент күләмендә акча күчерә. Иганәчеләр дә ярдәмгә килә. Бу хакта Иске Акташ клубында авыл халкы белән җыелышта Сахай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдинов җентекле аңлатып китте.
– Әлбәттә, авыл җирендә хәл итәсе мәсьәләләр күп. Шулай да без, сезнең фикерләрне исәпкә алып, зиратны төзекләндерү мәсьәләсенә тукталдык. Бу программага керсәк, бик яхшы булыр иде, – диде Ришат Равил улы.
Аның сүзләрен авыл старостасы Марат Сәйфуллин да хуп­лады.
– Зират – изге урын, ул безнең мәңгелек йортыбыз. Ата-бабаларыбыз алдында да аны тәртиптә тотарга бурычлыбыз. Әлбәттә, даими рәвештә өмәләр оештырып, аның биләмәсен чистартып торабыз. Ә зур биләмәне коймалап алу үзебезнең генә кулдан килми. Бу программага керү өчен барлык тырышлыкны салырга кирәк. Өстәвенә, ике ел элек, мөмкинлектән файдаланып, зиратның биләмәсен дә киңәйткән идек, – диде ул, авылдашларына мөрәҗәгать итеп.
Әлеге вакытта авыл Советы проектның сметасын исәпләгән, эшләр якынча 800 мең сумга төшәчәк. Халык бу проектны хуплап тавыш бирде. Җиңеп чыккан очракта ярдәм итәргә әзер булган иганәчеләр дә бар. Җыелышта халык белән сөйләшкәннән соң, йорт башына күпме акча җыярга кирәк булачагы билгеләнде. Авылда әлеге вакытта 149 йорт бар, аларның 20сендә кешеләр тормавын исәпкә алганда да, халыктан 1әр мең сум тирәсе акча җыярга туры киләчәк. Бу сумманы җыярга халык ризалык белдерде. Эшләр уңышлы барып чыкса, акча җыю һәм эшләрне күзәтү астында тоту өчен 5 кешедән торган инициатива төркеме сайланды. Бу бурычлар Алина Исламгулова, Наилә Фәхретдинова, Фәнисә Йөзлекбаева, Альфира Галиуллина һәм Дамир Галләмовка йөкләтелде.
Акча артып калган очракта, зират өчен кирәк-ярак, шул исәптән бензин белән эшләүче пычкы һәм триммер алырга сөйләштеләр.
Авыл халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы аларның проблемасын хәл итүдә зур ярдәм булыр, дип җиңүгә өметләнә. Эшне шундый кәеф белән башлагач, ул, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.

Эльвира Ямалетдинова.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас