+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2021, 13:05

Кадастр бәясе күтәрелмәсен

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җир һәм милек буенча үз фикерен белдерде.

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җир һәм милек буенча үз фикерен белдерде.
2019 елдан 2021 елга кадәр Башкортстан Югары судында 1,8 мең җир участогы бәясенә дәгъва белдерелгән. Премьер-министр Андрей Назаров урындагы үзидарә органнарына (ОМСУ) билгеләнгән кадастр бәясенә анализ ясарга һәм төрле күчемсез милек типлары өчен икътисади нигезләнгән ставкалар эшләргә кушты.
- Кадастр бәясен арттырганда гражданнар һәм бизнеска салым йөкләнеше арта. Салым йөкләнешенең нигезсез үсеше бизнесны көндәшлеккә сәләтле итми, бу ил икътисадына тискәре йогынты ясый һәм социаль киеренкелеккә китерә, - диде Андрей Назаров, Хөкүмәт һәм ОМСУ бурычы - шундый кадастр бәясен раслау һәм аның нигезендә бизнеска отышлы һәм бюджетка керем базасын нәтиҗәле формалаштыруны тәэмин итәрлек салым һәм аренда ставкаларын кабул итү, дип тә өстәде.
- Кадастр бәясенә карата иң күп дәгъвалар Стәрлетамак, Салават, Сибай, Нефтекама, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләренә туры килә. Урындагы үзидарә органнарына, социаль киеренкелекне киметү өчен күчемсез милек объектларына билгеләнгән кадастр бәясенә анализ ясарга, салымнарның икътисади нигезләнгән ставкаларын, шул исәптән аренда түләве ставкасын, аларны депутатларның муниципаль советларына раслауга тәкъдим иткәндә күчемсез милекнең төрле типлары өчен эшләргә тәкъдим итәм. Бу җәһәттән салымның үсешендә, алдагы чор өчен аның суммасы белән чагыштырганда, 10 проценттан да артмаган коэффициентны куллану буенча законнарның үзгәрүе исәпкә алынырга тиеш, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Кадастр бәясе буенча бәхәсләрне судка кадәр карау өчен Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршында ведомствоара комиссия төзелде һәм эшли. Наталья Полянская муниципалитетларны кадастр бәясен яңадан карау буенча суд утырышларында һәм министрлык каршындагы комиссиядә актив катнашырга чакырды. - Безнең эш нәтиҗәсендә бюджетларның керемлелеген, бизнесның конкуренциягә сәләтлелеген һәм гражданнарның түләү сәләтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган икътисади нигезләнгән кадастр бәясе базасында баланслы салым һәм аренда ставкалары урнаштыру тәэмин ителергә тиеш, - диде Наталья Полянская.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас