+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2021, 11:10

Уңай фараз - уяулыкны киметү өчен сәбәп түгел

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә язгы ташкынның беренчел фаразын гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча республика идарәсе башлыгы Вилора Горохольская хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә Агыйдел елгасының көзге дымлылыгы нормага якын; Агыйдел бассейнының кышкы су киңлеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 20-50 процентка югарырак; Агыйдел бассейны туфрагы туңу тирәнлеге 63-66 сантиметр тәшкил итә, бу күпьеллык күрсәткечләрдән 5-15 сантиметрга артыграк; Агыйдел елгасы һәм Павловка сусаклагычындагы бозның уртача калынлыгы норма чикләрендә. Дим елгасы бассейнында кар катламында су запасы язга нормадан 15 процентка күбрәк.

“Беренчел фаразлар буенча, суның максималь дәрәҗәсе нормадан 10 процентка түбәнрәк булыр дип көтелә, - диде Вилора Горохольская. - Шулай да дала һәм тау елгалары тугайларында урнашкан торак пунктларны су басуы мөмкин”.

Ул билгеләп үткәнчә, март ахырына кадәр төбәктә салкынча һава торышы сакланачак. Төгәлрәк мәгълүматлар 25 мартка якынрак билгеле булачак, аларны өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр. Тиешле хезмәтләр, шул исәптән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Экология министрлыгы язгы ташкынга әзер.

Радий Хәбиров даими режимда язгы ташу белән бәйле хәлне күзәтеп торырга һәм вакыйгалар үсешенең иң начар вариантына әзер булырга кушты.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас