Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Эдуард Идрисов республикада язгы ташкынга әзерлек турыда сөйләде.
- РСЧСның Башкортстан территориаль системасының алдагы чорга эшчәнлеге үсешнең иң начар сценарие буенча планлаштырылган. Су басу куркынычы булган торак пунктлар реестры республика Хөкүмәте карары белән расланды (2013 елның 30 гыйнварындагы 22 санлы) һәм ел саен төзәтмәләр кертелә.
Күпьеллык күзәтүләрне исәпкә алып, язгы ташуда хәвефсезлекне үстерү модельләре эшләнде. Потенциаль куркыныч һәм социаль әһәмияткә ия объектларны, шулай ук, агулы химикатлар складларын, сәнәгать калдыклары тупланмаларын су басу көтелми.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән хезмәттәшлектә республика елгаларында мөмкин булган боз тоткарлыклары турында белешмәләр аныкланды. 19 муниципалитет территориясендә урнашкан 33 су басу куркынычы участогы контрольдә тотыла.
Территорияләрдә су басуга каршы чаралар үткәрүгә методик җитәкчелек тиешле комиссияләр рәисләрен су басу куркынычы булган 42 муниципалитетның тыңлаулары барышында баш идарә тарафыннан тәэмин ителәчәк. Бу эшне иртәгәдән үк башлыйбыз.
Санкцияләнмәгән боз кичүләрен һәм техниканы бозга уздырмас өчен ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан патрульлек итү оештырылды.
Картография нигезендә елгаларның күтәрелү фаразларын визуализацияләү өчен заманча мәгълүмат технологияләре кулланылачак, - диде ул.
Фото: rodnik-plus.rbsmi.ru