Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Инвестиция комитеты утырышлары киләчәктә, эпидемиологик хәлнең тотрыклылануын исәпкә алып, яңадан көндезге режимда узачак.
Стәрлетамак фиброцемент заводы директоры урынбасары Дмитрий Кушнирович төзелеш тармагы өчен сайдинг, түбә һәм фасад материаллары җитештерүне оештыру башлангычы белән чыгыш ясады. Проектны гамәлгә ашыру өчен инвестор — BF TECH компаниясе – Стәрлетамакта буш торган предприятиене сатып алган һәм хризотилцемент плитәләрен җитештерүне яңарткан. Киләсе этап — фиброцемент панельләре өчен җиһазлар сатып алу һәм заманча буяу линиясен монтажлау.
Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичи республикада умартачылык өлкәсендә киң колачлы проектны гамәлгә ашырырга ниятли. Сүз Башкортстанда 30 мең умарталык җитештерү базасы булдыру, халыкара аккредитациясе булган бал сыйфаты лабораториясен ачу, шулай ук, халыкара экспортка йөз тотып елына 7 мең тоннага кадәр төрле бал продукциясе җитештерү турында бара. Моннан тыш, эшкуарлар республика балы брендын алга сөрү эшен оештырырга планлаштыра. Инвестицияләрнең гомум күләме — 3,8 миллиард сум. Проектны эшләтеп җибәрү өчен республикада “Би Хэппи” (“Бәхетле умарта”) компаниясен теркәделәр һәм эшнең төп юнәлешләрен һәм этапларын билгеләүче юл картасын эшләделәр.
Беренче умарталыкларны Бөрҗән, Ишембай, Күгәрчен һәм Куергазы районнары территориясендә урнаштырырга планлаштыралар. Барлыгы 160 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Бал продукциясен эшкәртү заводы Уфада урнашачак.
“Инвестиция сәгате”ндә катнашучылар проектны җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен каплау һәм салым ташламалары бирү белән өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертүне хуплады.