+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2021, 14:50

"Без кушылмадык, без ил-анабыз кочагына кайттык!"

Кырмыскалы районында Кырымның Русия составына кайтуына багышлап оештырылган чаралар ил халкының бердәмлеген исбат итте.

Кырмыскалы районында Кырымның Русия составына кайтуына багышлап оештырылган чаралар ил халкының бердәмлеген исбат итте.

Кырмыскалы районының мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре “Кырым язы” фестиваленә актив кушылды. Шулай, үсеп килүче буынның ватанпәрвәрлек тойгысын һәм тарихны өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатыннан районның Балалар сәнгать мәктәбендә “Кырым язы” дигән рәсемнәр күргәзмәсе эшли.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да, чаралар планын булдырып, бу тарихи датага алдан әзерләнде. Районның балалар китапханәсендә “Русия һәм Кырым - бергә!”, “Кырым язы чәчәк ата” кебек чаралар үткәрелсә, Прибельский модельле яшьләр китапханәсендә бу вакыйга уңаеннан оештырылган шигърият кичәсенә авылның төрле буын вәкилләре чакырылды.

Төрле өлкәләрдә эшләүче иҗади шәхесләр, бергә җыелышып, Кырымның тарихы, шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләрендә сурәтләнгән матурлыгы турында сөйләште. Алдан игълан ителгән “Их, кош булып, Кырымны әйләнергә...” дигән иҗади бәйге чикләрендә Прибельский авылында яшәп иҗат итүче авторларның шигырьләре яңгырады. Иске Бәбеч авылы китапханәсе каршында оештырылган “Кәрәз” әдәби түгәрәге әгъзалары да бирегә видео-күчтәнәчләрен җибәрде - Кырымга багышлап язган шигырьләрен юллады. Әлеге чараның җыр-биюләр белән үрлеп баруы да бәйрәм кәефе өстәде.

Иҗади бәйгедә актив катнашучыларны бүләкләү чараның иң дулкынландыргыч мәле булгандыр.

Шулай ук бу көнне байтак еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче һәм авылның иҗади шәхесләрен берләштерүче “Самоцветы” берләшмәсе җитәкчесе Валентина Кадынцеваны да күркәм гомер бәйрәме уңаеннан тәбрикләп үттеләр. Кыскасы, китапханәдә узган бу чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.

Башка авыл һәм мәктәп китапханәләрендә дә бу көннәрдә рәсем конкурслары, китап күргәзмәләре, тематик сәгатьләр үткәрү каралган.
Фото: Прибельский модельле яшьләр китапханәсе.
Читайте нас