+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2021, 14:45

Әлшәйдә Кырымны яраталар

18 март илебез тарихында Кырымның Русия биләмәләренә кайту көне буларак кереп калды. Истәлекле бәйрәм уңаеннан Әлшәй районында күптөрле чаралар үтте.

18 март илебез тарихында Кырымның Русия биләмәләренә кайту көне буларак кереп калды. Истәлекле бәйрәм уңаеннан Әлшәй районында күптөрле чаралар үтте.

Быел “Кырым язы” исеме астында оештырылган бәйрәм программасының тәүге көнендә өстенлекне кышкы спорт төрләре буенча ярышлар алып торды. Әйткәндәй, алар төбәкнең һәрбер авыл биләмәсендә үтте.

Мәктәпләрнең ачык спорт мәйданчыкларында чаңгыда узышу буенча ярышларда укучылар да, авыл халкы да теләп катнашты. Район хакимиятенең Спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Динар Әхмәдрисламов әйтүенчә, чаңгы трассаларына барлыгы 4 меңнән артык спортчы чыккан. Алар арасында 7 яшьлекләр дә, 70 яшьлек ветераннар да бар.

Моннан тыш, физкультура укытучылары һәм спорт тренерлары бәйрәмдә катнашучылар белән күнегүләр үткәрде, скандинавча йөрү серләрен өйрәтте.

“Кырым язы” бәйрәме район күләмендә алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында бу уңайдан һәртөрле күргәзмәләр, очрашулар каралган. Мондый чаралар илебез халкын берләштереп, анык максатларга туплый.

Фото: “Әлшәй хәбәрләре” сайтыннан.
Читайте нас