Өршәктә тыгылган бозларга каршы чын сугыш игълан ителде.
Яз әле башланып кына тора, ә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы илдә ташкынга бәйле үзенең башлангыч фаразын ясады да инде. Министрлык белгечләре фаразларына караганда, быел 3 меңнән артык торак пунктны су басарга мөмкин.
Республикада да бу эшкә җитди тотындылар. Кичә Башкортстанның ике муниципалитетында: Чишмә һәм Кырмыскалы районнарында шартлаулар яңгырады. “Алкино-2”нең 63494нче хәрби часть хезмәткәрләре Өршәк елгасында Сабур, Петряево, Первомайский һәм Бекетово авыллары янында шартлату эшләре башкарды.
Бозны шартлату ул тыгылган очракта территорияләрне су басудан саклап калырга ярдәм итә. Ул“традицион” урыннарда алдан ук тыгыннарны булдырмас өчен һәм инде тыгын барлыкка килгән очракта башкарыла. Иң элек боз кысылган “йозак” урыны эзләнә. Анда бәкеләр тишелә, шартлаткыч матдә салына һәм заряд шартлатыла. Беренчедән, шартлаткыч дулкын тыгынны селкетеп җибәрә һәм, икенчедән, боз ваклана.
— Өршәк елгасында елның-елында шундый тыгыннар барлыкка килә. Бу мәсьәләдә ул башка елгалардан “өлгеррәк”. Тыгынны булдырмау һәм су китү хәвефсезлеген тәэмин итү максатында, ягъни зур су күперләрне, корылмаларны алып китмәсен өчен шушындый шартлатулар үткәрү зарур. Ел саен тиешле чаралар үткәрелә һәм аның нигезендә бозны шартлату кирәкме-юкмы икәнлеге билгеләнә. Өршәк елгасындагы боз өч урында шартлатылды. Бу эшне хәрбиләр белән берлектә башкардык, — ди Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Алик Шәрәфетдинов.
Якын арада боз тыгынын юкка чыгару максатында Инҗәр, Җилем (Архангель һәм Гафури районнары), Агыйдел (Бөрҗән районы), Чәрмәсән (Чакмагыш районы), Зур Инҗәр (Белорет районы) һәм Караидел (Караидел районы) елгаларында шартлатулар башкарылачак.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, республика территориясендә 18 районда боз тыгыны куркынычы булган 33 участок урнашкан. Гомумән, республикада 283 авылны су басу куркынычы бар.