18 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга багышланган киңәшмәдә чыгыш ясады. Видеоконференция режимында аны Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) генеральный директоры Светлана Чупшева уздырды.
Башкортстан Калининград, Кемерово, Түбән Новгород һәм Новгород өлкәләре белән беррәттән, биш пилот төбәкнең берсенә әверелде, анда 2020 елдан "Системадан кешегә" яңа Милли социаль башлангыч тормышка ашырыла.
- 2020 елда сынау төбәкләрендә тормыш ситуацияләре мисалында алымнар сынау узды, - диде Светлана Чупшева. - Бу, мәсәлән, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыруда ярдәм, өлкән буын кешеләре өчен социаль хезмәт күрсәтүне оештыру, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен реабилитацияләүнең техник чараларын алу һәм балага пособие алу.
- Без ике ел элек оештырылган Көньяк-Көнчыгыш районара мәшгульлек үзәгендә әлеге социаль хезмәтләрне гамәли яктан тормышка ашыра башладык, - диде Радий Хәбиров. - Бу мондый үзәк эшенең яңа моделе, ул эшсез калу куркынычын кисәтүгә һәм нәтиҗәсез эш белән тәэмин итүне чикләүгә юнәлтелгән. Аның эшчәнлеген берничә фокус-төркем аша анализладык һәм дөрес юнәлеш сайлаганыбызга ышандык. Эксперт төркеме эше нәтиҗәләре буенча мәшгульлек үзәкләренең эш процессларын оптимальләштерү буенча 50 тәкъдим пакеты формалаштырылган. Яңартылган учреждениеләр эшкә урнашканда социаль хезмәт күрсәтүләрнең максималь күләмен күрсәтү өчен социаль хезмәт күрсәтүченең тормышының барлык шартларын да исәпкә алырга тиеш, - диде ул.