+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2021, 05:25

Ковид япь-яшь кешене дә аямаган...

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19ның иң яшь корбаны ничә яшьтә булуын әйтте.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19ның иң яшь корбаны ничә яшьтә булуын әйтте.


Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенең иң яшь корбаны 23 яшьлек егет булды. Республикада COVID -19дан үлүчеләрнең иң өлкән кешесе — 94 яшьлек ир.

12 мартка төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Башкортстанда, хатын-кызларга караганда, ир-егетләр “ковид” тан ешрак үлә, 149 га — 162 кеше. Бу хакта UfaTime.ru яза.

Ведомствоның рәсми мәгълүматына сылтама белән басма Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр арасында яңа туган сабыйлар, йөкле хатыннар һәм балалар юк, ә иң киң таралган чирләр — шикәр диабеты, симерү, йөрәк, кан әйләнеше авырулары, үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы һәм сулыш органнары авырулары.


Фото: bashinform.ru
Читайте нас