+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2021, 13:30

Саперлар тыныч тормышта да кирәк

Башкортстан Республикасында Үзәк хәрби округ инженерлары Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә язгы ташкыннар белән көрәшү буенча гамәли укулар үткәрде.

Башкортстан Республикасында Үзәк хәрби округ инженерлары Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ззгы ташкыннар белән көрәшү буенча гамәли укулар үткәрде.
Өйрәтүләр планы буенча, торак пунктларның берсенә елгада су басу куркынычы яный. Шартлату команда врайонга юллана, анда үткәргән разведка елгады тыгынлык куркынычы булган урыннарны ачыклый.
Саперлар үзәннең киңлеген, боз калынлыгын үлчәделәр, шартлаткыч матдәләрнең кирәкле санда булуын исәпләделәр һәм зарядлар салу өчен бораулау үткәрделәр. Шуннан соң сулыкта боз шартлатылды.
Үзәк хәрби округның инженер-сапер бүлекчәләре хәрбиләре күперләр, гидротехник корылмаларны саклау һәм авария-коткару эшләрен үткәрү мәсьәләләренкарады. Укуларда 50дән артык хәрби хезмәткәр катнашты. Өйрәнүләр бер үк вакытта берничә торак пунктта: Чишмә районының Сабур, Петряево, Первомайский һәм Кырмаскалы районының Бекет авылы янында уздырылды.
Фото: cdn-st1.rtr-vesti.ru
Читайте нас