+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 март 2021, 10:30

Исерек водитель машинасыннан колак кагармы?

Республикабыз депутатлары, кайбер водительләрнең автомобильләрен тартып алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Республикабыз депутатлары, кайбер водительләрнең автомобильләрен тартып алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ишмөхәммәтов республикабыз парламентының руль артына исерек килеш утыручылар белән көрәштә яңа проект өстендә эшләве хакында бәян итте.

Депутат аңлатуынча, Дәүләт думасына республикабыз парламенты яңа федераль закон проекты тәкъдим иткән. Әлеге проект бер ел дәвамында берничә тапкыр руль артына спирты эчемлекләр кулланганнан соң утыручыларның, шулай ук эчкән килеш юл фаҗигасенә сәбәпче булучыларның, авария ясап, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салучыларның, яки кеше үлемендә гаепле исерек водительләрнең автомобильләрен конфискацияләү турында.

Исерек водительләр мәсьәләсе республикабызда көнүзәк булып кала бирә. Мисал өчен, узган елда Башкортстан юлларында 16 мең салмыш водитель тоткарланган. Бу бит үзе бер армия! Потенциаль кеше үтерүчеләр армиясе!
Әйткәндәй, Даниядә мондый закон проекты күптән эшләп килә. Нәтиҗәләре бик яхшы. Ә менә Белоруссиядә шундый закон проектын кертү хакында сүз чыккач та исерек водительләр гаебе белән ясалучы аварияләр саны 42 процентка, мондый юл-транспорт фаҗигаләрендә үлүчеләр саны 60 процентка кимегән.

Фото: gazetavyborg.ru
Читайте нас